Апас районыннан быелгы көзге-кышкы чакырылышта 29 яшь егет хәрби хезмәткә озатылды

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Тагын 10 ир-егет повестка көтә. 3 якташыбыз десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Район шефлыкка алган Ульяновск хәрби частендә, Мәскәү астында, Ерак Көнчыгыш, Себердә дә безнекеләр сынатмыйлар. 5 апаслы хәрби хезмәт елларын хәрби флотта үтәчәк. 8 декабрьдә чираттагы 5  апаслыны армиягә озаттык. Апастан Рәмис Һадиев, Каратуннан Фәнис Галимуллин, Балтайдан Айнур Закиров, Кызылтаудан Илдус Җантимеров, Багыштан Динар Хәбибуллинның һәммәсе беренчел һөнәргә ия, алар өчен хәрби, армия хезмәте күпкә җиңел биреләчәк.   Быелгы хәрби чакырылыш 25 декабрьгә төгәлләнергә тиеш,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.-Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр хәзер гомумән юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International