Апас районында Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Аверьянов котлаулар кабул итте

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
9 декабрь – Ватан геройлары көне уңаеннан, Янгелде авылында гомер итүче, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов кунаклар һәм котлаулар кабул итә. Күпләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән таныш Василий Игнатьевич янында район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова булып, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе экономисты Рифгать Ибәтуллин һәм Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев та хезмәт героен бәйрәм белән тәбрикләп истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International