Апас районының “Иң яхшы электромонтерлар” ы

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Буа электр челтәрләре буенча сигез район арасында төрле бәйгеләр уздырыла. Апас электромонтерлары биредә дә сынатмыйлар. Бригадалар арасында безнекеләр – Азат Абделвәлиев, Евгений Прохоров, Руслан Исмәгыйлев, Рәдис Сөнгатуллиннар беренче урынны алып “Иң яхшы электромонтерлар” булып танылганнар. Үз хезмәтләрен яхшы белгән абыйлы-энеле Ринат һәм Фердинант Сәлимуллиннар, Роза Сабирова, Алмаз Низамов һәм башка бик күпләр оешманың горурлыгы булып торалар. Коллектив яшь белгечләр белән дә даими тулылана. Шамил Булатов, Илнур Кәримовтан остазлары канәгать.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International