Шәмбалыкчы авылының хөрмәтле кешесе Саимә апа Хәйруллинаның күңеле чиксез шатлык белән тулды

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Саимә апа гомерен балалар укытуга багышлый. Һәр укучысы үз баласыдай якын аңа. Алар турындагы хатирәләрне ул әле бүген дә күңелендә саклый. Хөрмәтле ветеран Саимә апа Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Бу уңайдан, бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин хәзергесе вакытта Казан шәһәрендә балалары янәшәсендә яшәүче Саимә апа янында булып, Россия Президентының котлау хатын һәм үз исеменнән истәлекле бүләген, чәчәк бәйләмен тапшырып, иң изге теләкләрен җиткереп кайтты. Саимә апа да олы хөрмәт күрсәткәне өчен район башлыгына, райондашларына, авылдашларына зур рәхмәтен һәм олы сәламен юллап, киләсе елда да илгә-көнгә тынычлык, муллык теләп калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International