Апаснын ин матур чыршысын сайлыйбыз

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Яңа елга озак вакыт калмады. Яшел чибәркәйләр көязләнде, оешма-предприятиеләр берсен-берсе уздырып тирә-юнен бизәде. Инде иң зәвыклы, иң матур чыршы бизәүчене генә ачыклыйсы кала. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел чыршыларга бәяне укучылар түгел, ә халык куячак. Иң тырыш коллективны ачыклау буенча бәйге игълан ителә. Димәк, сезнең фикерегез зур әһәмияткә ия. Нәтиҗәләр Яңа ел чыршысын ябу тантанасында ясалачак.
Тавыш бирү түбәндәге ссылка буенча:
www.apastovo.ru/ru/component/k2/item/5133-apasta-i%D2%A3-matur-chyirshyi-biz%D3%99%D2%AFchene-wwwapastovoru-saytyi-ukuchyilaryi-bilgeli.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International