Апас боксчылары җиңү белән кайттылар

2014 елның 26 декабре, җомга

18-20 декабрь көннәрендә Кукмарада узган бокс буенча республика турнирында безнең районнан тренер Данис Хәкимов җитәкчелегендә дүрт кешелек команда катнашты. 11 район боксчылары арасында безнекеләр югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Апас мәктәбеннән Әмир Заһидуллин – беренче, Каратун мәктәбеннән Җасурбек Әхмоджанов – икенче, Фаил Давлятшин – өченче урыннарны яуладылар. Шулай ук Камил Маликов та сынатмады.

Хәзер яшь боксчыларыбыз 8 январьда Менделеевск шәһәрендә узачак ярышка хәзерләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International