Апас “IТ-чемпион”нары бүләкләнде

2014 елның 26 декабре, җомга

Икенче ел узучы “IТ-чемпион” бәйгесендә районыбыз укучылары быел да актив катнаштылар. Бәйгенең төп максаты – урта һәм өлкән буын кешесенең тормышын җиңеләйтү, укучылар ярдәме белән өйдән чыкмыйча, интернет челтәрләре аша гына айлык коммуналь түләүләрне башкарырга өйрәнү иде. 23 декабрь көнне Казанда әлеге бәйгенең чираттагы этабына йомгак ясалды. Безнең районнан биредә өч укучы катнашты. Миначева Адилә (Апас мәктәбе, 3 сыйныф), Гыйниятуллина Альмира (Борнаш, 9 сыйныф) һәм Рәфис Сәфәров (Чирмешән, 2 сыйныф) “Иң актив укучы” номинациясендә җиңеп ноутбуклар белән бүләкләнделәр.

 – Мондый зур бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуым. Бик тырыштым, үзең эшләп алган бүләк бик кадерле икән, – ди Адилә Миначева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International