3 январьда «Дулкын» бассейн комплексында мәктәп Спартакиадасының 2015 елда беренче ярышы узды. Район башлыгы Күчмә Кубогы бәйгесендә Апасның иң көчле 15 тән артык яшь йөзүчесе катнашты. Кызлар арасында Кубок Ләйсән Зәмдихановада. Ир-егетләр арасында Кубокны Ранис Сафиуллин яулады. Былтыр да Ранис Кубок иясе булган иде. Шартлар буенча, ул аны өченче тапкыр да яуласа, Кубок мәңгелек саклауга шушы яшь спортчыда калачак.