Елның беренче көненнән үк чыккан буран нәтиҗәсендә Апаста юллар кар һәм боз белән капланды. Әйтергә кирәк, тәүлек әйләнәсе юлларны махсус техника ярдәмендә чистарту эше бик актив бара.
-Беренче кар төшү белән район аша үтүче 31,5 километрлы федераль һәм 276 километрлы авылара район юлларында 3 мобиль юл чистарту бригадасы тәүлек әйләнәсе эшли. 6 КДМ, 3 автогрейдер, 3 МТЗ тракторы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә. Бозлавык булдырмау өчен махсус 1000 тонна реагентлар туплап куйдык. Яңа ел уңышлы, юлларыбыз киң һәм имин, сәфәрләребез күңелле булсын,-ди Апас районара юллар идарәсе баш инженеры Илдар Хәйбуллин.
-Апас урам-тыкрыкларының гомуми озынлыгы 80 чакрымга җыела. Кышкы сезон башланыр алдыннан урамнарны, юлларны кардан чистарту буенча аерым тендер-конкурс игълан иттек. «Сель хозтехника» предприятиесе шартлары һәм бәяләр иң отышлы дип таптык. Һәр көнне Апас-Әнәле урамнары юлларын 6 техника кардан чистарта. Аларга кыенлыклар китереп чыгармас өчен халыкның, кунакларның үз машинасын урам юлында калдырмавын сорыйм,-ди Апас штп башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.
-Агрофирмага кергән бүлекчәләрнең ферма-машина – трактор парклары, авыл юлларын чистартуга беренче кар төшү белән 35 трактор куелды. Авыл җирлекләре башлыклары белән даими аңлашып эшлибез. Юллар чисталыгы буенча сораулар булса, туры үземә чыгыгыз,-ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.