Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйм. Апас районы прокуратурасы хезмәткәрләре кеше хокуклары һәм иминлегенең сакланышын күзәтү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен  яклауда армый-талмый хезмәт куялар, җинаятьчелек,  җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көчләрен кызганмыйча көрәшәләр. Прокуратура көне – ул гаделлек өчен көрәшүчеләр  бәйрәме.  Җир йөзендә гаделлек хөкем сөрсә, тормышыбыз тагын да яктырак, имин булыр.
Апас районы прокуратурасы хезмәткәрләрен, ветераннарны, аларның гаиләләрен бәйрәмнәре белән котлап, ныклы сәламәтлек, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим.
Рәшид Заһидуллина, Апас муниципаль районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International