Татарстанда буран җомга көнне генә туктаячак. Киләсе атнага безне кабат карлы-буранлы һава торышы көтә.

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Синоптиклар җиткергән мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлекләрдә кар явудан туктамаячак. Атлантик циклон тәэсире җомгага кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле көчле булмаса да буранлы көннәр хакимлек итәчәк.

Узган тәүлектә генә дә Казанда айлык норманың 27 % күләмендә кар яуган. Норма буенча 30 сантиметр тиешле кар катламы хәзер 50 сантиметрдан артып китте.

Киләсе атна башында кабат атлантик циклон керүе көтелә. Бу кар яву ихтималы зур дигән сүз.

Гыйнвар башыннан 31 мм явым-төшем булган. Чагыштыру өчен — узган ел бу вакытка 13 мм гына явым-төшем генә теркәлгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International