«Дулкын» бассейнында ял итеп тә, сәламәтлекне яхшыртып та була.

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

Һәр эш көне “Дулкын” бассейнының 11 хезмәткәре 100 гә якын кеше кабул итә. Бассейның иң тирән җире  1,7 метр булса, иң сай җире 1,2 метр. Гомуми зурлыгы 18гә 6 метр. Бассейндагы суны даими рәвештә чистартып һәм җылытып торалар. Шулай ук билгеле вакыт үтү белән суны алыштуры процессы да үткәрелә.

“Мәктәп балалары, өлкәннәр өчен махсус группалар булдырылды һәм йөзү буенча дәресләр бушлай үткәрелә. Йөзергә яратучы калган апаслылар өчен абонементлар сатуда бар. Безгә күп кенә кешеләр табиб кушуы буенча да килә, суда йөзүнең сәламәтлек өчен файдасы күп” – дип сөйләде “Дулкын” бассейны эшчәнлеге турында җитәкчесе Фидаиль Фахрутдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International