Морзалар авылынды гомер кичерүче Рәшидә әби Әхмәдуллина 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
– Тормышның ачысын-төчесен күп күрдем, сугыш елларында барлык чордашларым кебек окоп та казыдым, урман да кистем. Авыр хезмәткә адәм баласы чыдый икән. Шөкер, бүгенге матур тормышны да күрергә насыйп булды, – ди Рәшидә әби.
Биш баласы, 11 оныгы, 11 оныкчыгы өчен иң кадерле кеше ул бүген. Рәшидә әбине күркәм бәйрәме белән тәбрикләп район башлыгы Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.