Апас боз сараенда үзенчәлекле бәйрәм үтте

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

12 гыйнвар кичендә боз сараена искечә Яңа елны каршылау уңаеннан бик күп райондашлар җыелды. Биредә кулларына тимераяк тоткан балаларны гына түгел, аларның әтиләрен-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен, апа-абыйларын да очратып була иде. Гаиләләре белән килүчеләр күңелдә аеруча соклану уятты. Район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, хәтта ерак авыллардан килүчеләр дә бу манзара-тантананың шаһиты булды. Биредә Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары балалар белән бергәләп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар, массалы шууда катнаштылар. Яшь хоккейчыларның чыгышын һәркем сокланып карады. Шунысы сөендерә, районыбыз балаларының күпчелеге бозда кыю һәм тотрыклы итеп йөри белә. Тимераякка яңа гына басучыларга да өйрәнергә мөмкинлек зур.

БезСәләтбалалар иҗат үзәгенә төрле түгәрәкләргә йөрибез. Иң яратып шөгыльләнә торганыМиләүшә апа Алиуллина җитәкчелегендәгеМушкетерлартеатр түгәрәге. Менә бу бәйрәмдә дә балаларны күңелле ял иттердек. Үзебезгә дә бик күңелле булды, – ди Апас мәктәбе укучысы Ленар Хафизов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International