Районда үткән “Иң яхшы хат ташучы” һәм “Иң яхшы почта бүлекчәсе” республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

 “Татарстан почтасы”, “Татмедиатарафыннан игълан ителгәнИң яхшы хат ташучыһәмИң яхшы почта бүлекчәсереспублика бәйгесенең район турына нәтиҗәләр ясалды. 2015 елның беренче яртыеллыгынаЙолдыз” (“Звезда”) газеталарына иң күп яздыртучы өч хат ташучы һәм бер почта бүлекчәсе баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева кулыннан Мактау грамотасы белән бүләкләр алдылар.

Борнаш авылы хат ташучысы Рузилә Галиуллина үз хезмәтенең чын остасы булып танылды.

Стажым әллә ни зур булмаса да, шундый күрсәткечкә ирешүемә шатмын. Безнең эшнең үз авырлыклары, үз нечкәлекләре бар. Безне аңлый белүчеләргә зур рәхмәт. Бүләккиләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч булсын. Алга таба даЙолдызһәр йортка балкып килеп керсен иде, – ди ул.

Ындырчы авылы хат ташучысы Зөлфия Нәҗмиеваикенче урында. Ул да авыл халкынЙолдызлы итү өчен көчен кызганмаган. Табар Черкене хат ташучысы Валентина Сусарина да мактауга лаек.

– Авылдашларым “Йолдыз”ны да, “Звезда”ны да яратып укыйлар. Мине һәр йортта үз туганнарыдай көтеп алалар, – ди ул.

Ә почта бүлекчәләре арасында иң нәтиҗәле эшләүче булып Болынбалыкчы бүлекчәсе танылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International