Районда бу сайт-портал эше өчен җаваплы район Советы аппараты җитәкчесе Ленар Хантимеров белдерүенчә, бу гаризалар башлыча элемтә, юл һәм торак-коммуналь мәсьәләләренә кагыла. Гаризаларның унысы буенча тиешле чаралар вакытында күрелгән, бер мөрәҗәгатькә нигезле җавап урнаштырылган. Гомумән, сайтта 30 төрле тематика буенча үз хәбәр-шикаять, мөрәҗәгатеңне урнаштыру мөмкин. Бу ел башыннан милләтара, дини мөнәсәбәтләр, экстремизм, коррупция очраклары һәм җитештерү тармагында травматизмга кагылышлы хәбәрләр дә куела башлады. Татарстанда 3 ел элек «Халык контроле» порталы эшли башлагач, электрон юл белән 35 апаслының гаризасы каралган.
Сайтка керү юлы да бик гади: «Государственные и муниципальные услуги Республики Татарстан» порталын ачырга һәм анда «ГИС «Народный контроль» сайтына үтәргә кирәк. Мөрәҗәгать-гаризагызны шунда калдырасың, җавап алу өчен үз электрон адрес-почтаңны күрсәтеп теркәлергә кирәк. Бу хакта сайтта бәйнә-бәйнә аңлатылган.
-Гариза-шикаять нинди вакыт эчендә каралып хәл ителә?
-Татарстан хөкүмәте куйган таләп бик кырыс-нигезле җавап 10 көндә урнаштырылырга тиеш дип билгеләнгән. Проблема өчен җаваплы җитәкче-белгеч эшенә, булдыклылыгына, тулаем район рейтингына бәя куелганда бу аерым исәпкә алына.