Христиан дин кардәшләребез Раштуадан соң кышкы чатнама салкыннарда да елга- күлләрдә бәке ачып, үз диннәрен яңарту һәм рухларын ныгыту максаты белән су белән чукындыру йоласында катнашалар. Районның Азбаба авылындагы Ай күлендә бу йола менә инде унбишенче ел зурлап, бәйрәм рухында үтә. Фролово, Турминск, Куралово, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм Казаннан чакырылган изге атакайлар бу көн алдыннан бәке суын изгеләндерәләр. Авыл халкы да быел 19 гыйнварга туры килгән бу дини бәйрәмгә алдан ук ныклап әзерләнде, һәр өйдә бәйрәм табыннары әзерләнде. Быел да, дүшәмбе көн булуга карамастан, авылга бик күп кунаклар кайтты. Изге йола башкарылучы, әле былтыр гына ачылган изге Александра чиркәве янындагы изгеләндерелгән урынга гаиләләре белән килүчеләр дә бихисап булды. Авылда христиан динен тотучы 30 лап гаиләнең бу йоласын күрергә һәм катнашырга килүчеләр арасында татар гаиләләре дә бик күп иде. Район эчке эшләр бүлеге участок инспекторы Дамир Сираҗев, районның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге район идарәсе җитәкчеләре Руслан Ромачков, Ранис Хәбибуллин, коткаручылар Фәргат Фәхретдинов, Фәризун Сәмигуллин, Фәнис Сафин биредә куркынычсызлык таләпләренең катгый үтәлешен тәэмин иттеләр. Бәке янында корылган махсус палаткада авыл медицина хезмәткәре Гөлфия Тимершина кизү торды. Ун елдан артык инде бу йола башында торучы Зеленовлар, Валентина Кудряшова, Евдокия Федорова иганәчеләрнең ихлас ярдәме белән яр буенда оештырылган табын артында һәркемне кайнар коймак-чәй, шашлык, казанда пешкән тәмле аш белән сыйлады. Күл өстендә ел да төзелүче кышкы кәмит мәйданчыгында бала-чага 15 метрлы колгага тагылган зур чанага утырып рәхәтләнеп бозда шуды. Яр читендәге кондыз өен тамаша кылучылар да үзләренә бер кызык тапты. Ат арбасы көпчәгенә көйләнгән «кышкы авыл аттракционын» быел мәктәп директоры Айдар Вәлиуллин, Семен һәм Аркадий Кудряшов, Александр Зеленовлар ясаган. «Бабайлардан калган бик борынгы йола ул чаналы кәмитебез»-диләр булдыклы ир-атлар.
Дин кардәшләребезне бәйрәмнәре белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Булат Гыйльманов белән Айрат Хәсәнов та килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев бу бәйрәмнең елдан-ел киң колач җәюен билгеләп үтте.
Бу йолада инде унбишенче ел гаиләсе белән катнашучы Алена Зеленова:
-Бик борынгыдан килүче бу йоланы яңарткан елларда Ай күленә санаулы гына кеше килә иде әле. Бәке суына чумучылар былтыр уннан артык булды, быел да шуннан ким түгел, Аллага шөкер, барысы да бик матур үтте. Бу йоланы үзем дә башкарам, сәламәтлегемә дә бик уңай йогынты ясый ул. Чукынып, бер Ходайдан ярлыкау һәм ярдәмен сорап суга рәттән 3 тапкыр чумып чыккач, күз аллары яктырып киткәндәй була, тәнгә дә шифасы бар аның,-ди 6 бала анасы.
Быел беренче генә тапкыр бу йоланы үтәүче, тугызынчы сыйныф укучысы Владислав Колсанов фикерен дә белештек:
-Әби-бабай, әти-әни өйрәткән догаларны кат-кат кабатлап суга чумгач туңдырмый да, куркытмый да икән,-ди егет кышкы кардан яланаяк атлап бәке читендәге баскычтан күтәрелгәч. Аңа көч биреп торырга, изге йоланы үтәве белән котларга дип мәктәптән сыйныфташлары да килгән иде.
25 яшьлек Антон Граневский Бәкегә чумып чыккач хатыны Дарья кулыннан алган сөлге белән тәнен корыткач нәни улы Геннадийны кочып үпте дә барлык авылдашларын изге бәйрәм белән котлады.
Хезмәт ветераннары Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар үз фикерләрен җиткерделәр:
-Ел да үз бәйрәмебез кебек үк көтеп алабыз без авылдашларыбызгың бу дини бәйрәмен,-диделәр алар. -Рус-чуваш авылдашларыбыз безнең дини бәйрәмнәребезне дә үз итәләр. Шөкер, шулай дус-тату итеп яшик, бүлешер нәрсәбез юк, тоткан динебез төрле булса да якты дөнья барыбыз өчен дә уртак бит!