Татарстанда иң яхшы студентны сайлыйлар

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанның иң яхшы студенты кем? Ул нинди дәрәҗәгә ия булачак? Әлеге сорауларга җавапны Россия студентлары көнендә, ягъни 25 гыйнварда белергә мөмкин булачак.


Хәзергә исә финалга узучылар бәйрәм көненә әзерләнә. Кайбер номинациядәге финалистлар әле һаман билгеле түгел. Мәсәлән, “Елның иҗади шәхесе” номинациясе финалистлары әле ачыкланмаган, алар бүген билгеләнәчәк. “Елның иҗади шәхесе” исемен алу өчен дүрт егет көрәшә.

Узган җомгада “Гран-при” өчен җиде кеше ярышты. Номинациядә көч сынашучылар үзләрен төрле яктан күрсәтергә тырышты. Араларында Чаллы шәһәре Студентлар советы рәисе, 2013 елгы Универсиададагы волонтер-атташе, Россия Президенты стипендиаты, Универсиада авылы студентлары ассоциациясе рәисе, БМОда стажировка узу хокукын алган кешеләр, “Бөтенроссия Студентлар язы” фестивалендә катнашучылар, шагыйрьләр дә бар.

Әлбәттә, конкурс бу ике номинация белән генә чикләнми. Бу якшәмбедә барлыгы 19 номинациядә 19 җиңүчесе билгели булачак. Әлеге бәйге турында тулырак биредә укый аласыз.

Гомумән алганда, конкурска 371 гариза кабул ителгән. Шуларның 45е – республикабыз районнарыннан, калганнары – Казаннан. Шунысын аерым билгеләп узарга кирәк: катнашучылар арасында 26 югары уку йортында укучылар белән беррәттән, 16 урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары да бар. Аерым номинацияләр белән бергә студент берләшмәләре өчен махсус номинацияләр дә каралган. Иң күп гариза “Ел интеллекты” номинациясенә килгән. Монда катнашу теләген 52 студент белдергән. Аннан аз гына “Елның җәмәгать эшендә катнашучы иң яхшы студенты” номинациясе калыша, анда барлыгы 46 гариза килгән. Өченче урынны “Ел спортсмены” били (30 теләк белдерүче булган).

Әйтергә кирәк: Татарстанның “Ел студенты” премиясе инде унынчы ел үткәрелә. Шул сәбәпле, оештыручылар юбилей чарасына ныклап әзерләнә. Тантананың мәртәбәле кунагы – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстанның иң яхшы студентын – “Гран-При” иясе исемен нәкъ менә ул  игълан итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International