Татарстан Республикасы президенты булышчысы Ләйлә Фазлеева хәбәр итүенчә, Казанда Бөек Җиңүгә багышланган хәрби техника парады 9 май көнне булмаячак. 9 май көнне сәгать көндезге 10.00 да Казан хәрби гарнизонының тантаналы парады булса, кичке 10.00 салют булачак. Бәйрәмгә кагылышлы чаралар инде 23 апрельдән үк башланачак – “Георгий тасмасы” акциясенә старт нәкъ шул көнне биреләчәк, ә 7 май көнне башкаланың Муса Җәлил исемендәге Опера һәм Балет театрында республикакүләм Җиңү көнен билгеләп үтәчәкләр.