Татарстанда 28 градуска кадәр суытачак

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанга крещение салкыннары килә. Алдагы төндә үк һава температурасының сизелерлек түбән төшүе көтелә.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанда һәм якын-тирәдәге башка районнарда бүген көндез 10-15 градус салкын булачак.

21 гыйнварга каршы төндә республикада тагын да салкынрак булачак. Һава температурасы кайбер районнарда - 28 градуска кадәр түбән төшәчәк. Салкын һава торышы шимбәгә кадәр дәвам итәр, дип фаразланыла. Юлларда бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International