Татарстанның полиция хезмәткәрләре узган елда куелган бурычларны уңышлы һәм профессиональ төстә хәл итте – ТР Президенты

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
2014 нче елда Татарстанда 44 мең 781 җинаять кылынган, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, берникадәр кимрәк. 2013 нче елда теркәлгән җинаятьләрнең саны 46 меңнән артык иде. Узган елда кылынган җинаятьләр, саны ягыннан, соңгы 20 елда иң азы.

Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында министр Артем Хохорин билгеләп үтте. “ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәзгыятьнең тотрыклылыгын һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән төп бурычны хәл итүгә иреште”, - дип белдерде А. Хохорин.

Министр шәхескә каршы җинаятьләрнең кимүенә игътибарны юнәлтте. Мондый характердагы барлыгы 7868 җинаять теркәлгән. Сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салу белән бәйле җинаятьләр 613 не тәшкил итә, 273 юлбасарларча һөҗүм итү, 1308 талау очрагы теркәлгән. Артем Хохорин республикада җинаятьчелек дәрәҗәсенең дә, Россия һәм ИФО белән чагыштырганда, түбәнрәк булуын билгеләп үтеп: “Татарстанны илнең тыныч төбәкләре сафына кертергә була”, - диде.

Артем Хохорин чыгышында шулай ук җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләсенә тукталды. Аның әйтүенчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 5 меңнән артык массакүләм чарада иминлектәэмин ителешен кайгырткан. Футбол фанатларының вәзгыятьне какшатырга омтылышлары да күзәтелде, шуңа күрә, Эчке эшләр министрлыгына куркынычсызлыкны тәэмин итүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә туры килде, дип аччызыклады министр.

Артем Хохорин игътибарны юнәлткән проблемаларның берсе – видеокүзәтү системаларының акрынлап гамәлдән чыгуы. Министр сүзләренә караганда, алар муниципалитетлар карамагына бирелгән, нәтиҗәдә, шушы хәл килеп туа. Мәсәлән, Казанда күзәтү камераларының өчтән ике өлеше генә эшли, әмма кирәгенчә карап тотылмагач, алар сафтан чыга. Рөстәм Миңнеханов бу нисбәттән: “Бу бик мөһим мәсьәлә. Аны хәл итү юлын табарга кирәк. Без бу мәсьәләне күтәргән идек һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына йөкләмә биргән идем инде”, - диде.

Артем Хохорин ассызыклаганча, җинаятьчеләр законсыз гамәл кылуның төрле юлларын әледән әле табып тора. Банкоматларны вируслар белән йогышландыру, банк системаларын вату, төрле товарлар сату буенча ялган сайтлар булдыру кебек җинаятьләргә каршы көрәшү өчен министрлык чарасын табып тора.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә күрсәтелгән ярдәм, аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә карата булган игътибар өчен рәхмәтен җиткерде. Президент бүген икътисадта булган тискәре алшартларның кешеләр тормышына начар йогынты ясамавы һәм криминал кабынып китмәве өчен тырышырга кирәклегенә басым ясады. “Татарстанның полиция хезмәткәрләре узган елда куелган бурычларны уңышлы һәм профессиональ хәл итте”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

Президент, Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе ил һәм округ күләмендә түбәнрәк булса да, җәмәгать урыннарында һәм урамнарда хәлнең уңай якка сизелерлек үзгәрүенә әле һаман ирешеп булмавын билгеләп узды. “Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны үсә бара”, - диде ул.

“Мин республикада вәзгыять тотрыклы дип саныйм, моңа ирешү өчен күләмле эш башкарылган”, - дип, Рөстәм Миңнеханов экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш өлкәсендә башкарылган эшләр турында бәян итте.

Президент фикеренчә, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты алдыннан, куркынычсызлыкны тәэмин итүдә иң катгый чараларны күрү зарур.
Р. Миңнеханов республикада эшсезлек артуына игътибарны юнәлтеп, аның хокук саклау структуралары өчен яңа проблемалар тудыруына басым ясады. Республика җитәкчесе легаль булмаган уен бизнесын оештыру өчен җәзаны кырысландыру буенча законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителгәнен һәм, нәтиҗәдә, бу җинаятьләргә каршы көрәш ысуллары тагын да нәтиҗәлерәк төс алганын искәртте. Рөстәм Миңнеханов финанс пирамидалары мәсьәләсенә тукталып: “Халыкның финанс мәсьәләсендә гыйлемсезлегеннән файдаланып баерга теләүчеләргә каршы көрәш игълан итәргә кирәк”, - диде.

Президент республикада участок уполномоченныйлары өчен торак йортлар төзелеше дәвам иттереләчәген ышандырып куйды. Быел полициянең участок вәкилләре өчен 34 йорт төзү ниятләнә.

Рөстәм Миңнеханов юлларда үлем күрсәткечләре һаман да югары булып калуын да әйтми калмады. “Икътисадта хәл гади булмаячак, бу, үз чиратында, һәрвакыт урамдагы вәзгыятьтә чагылыш таба. Хокук саклау органнарына вәзгыятьне тыныч халәттә саклап калуда бик ышанабыз. Куелган бурычларны тормышка ашыру өчен барысын да эшләячәгегездә шигем юк”, - дип мөрәҗәгать итте Президент.

Чыгышыннан соң, республика башлыгы эчке эшләр органнарының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International