Казанда 8 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре була

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
24 гыйнварда, шимбә, Казанда 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, К.Тинчурин урамындагы сәүдә территориясе 8 нчесе эшләячәк. Ярминкәләр 8.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Икътисад тотрыксызлану һәм бәяләрнең кинәт үсү шартларында Казан каласы Башкарма комитеты һәм ТР Авыл хуалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен озынайту турында карар кабул итте, тик һәр мәйданда 2-3 автомобиль генә сату итәчәк.

Җирле товар җитештерүчеләр арзанрак бәядән үз продуктларын сатачак.

Ярминкәләр шәһәрлеләр йөрергә күнеккән шул ук 7 мәйданчыкта узачак. К.Тинчурин урамы, 19 йорт тирәсендә өстәмә сәүдә урыны ачыла.

ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре шәһәрлеләргә кошчылык комплексы, яшелчә предприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм Татарстаның шәхси хуҗалыклары продукцияләрен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International