Апас мәктәбе укучылары иң күп китап укучылар белән очраштылар

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әдәбият елы уңаеннан үзәк китапханәдә Апас мәктәбенең 10 сыйныф укучылары (җитәкчеләре Рания Гомәрова) иң күп китап укучылар белән очраштылар. Бану Кадыйрова, Миләүшә Вәлиуллина, Азат Сункишев, Наил Шәвәлиевлар укучылар алдында кызыклы да, эчтәлекле дә чыгышлар ясадылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәчеләр Венера Салаватова белән Руцилә Садриева оештырган бу чарадан һәркем канәгать калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International