"Җиңү салюты" бәйгесе старт алды

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда авыл җирлекләре арасында “Җиңү салюты” дип исмеләнгән халык иҗаты фестивале старт алды. Ул 7 зонада узачак. Багыш, Чүрибураш, Азбаба, Урта Балтай, Зур Күккүз, Биеш, Ябалак мәдәният йортларында авыл җирлекләре үз осталыкларын күрсәтәчәк. Сугыш ачысы, җиңү шатлыгы, тыл тормышы, хәрбиләр язмышы, шулай ук сугыш чоры җырлары, шул теманы яктырткан биюләр сәхнә түрендә булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International