Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча әзерлек эшләре башланды

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда җаваплы кешеләрне берләштергән комиссиянең чираттагы утырышы булды. Биредә мәдәният, мәгариф, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау оешмалары үз фикер, тәкъдимнәрен белдерде. Шушы тәкъдимнәргә нигезләнеп, эш планы билгеләнде. Районда узган һәр чара “Йолдыз” газетасы битләрендә, “Апас хәбәрләре” эфирында һәм www.apastovo.ru сайтында “Сугыш көйдергән язмышлар” дигән рубрика-баннер астында яктыртылып барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International