Яшел Үзәндә 60 миллион акча урлап качкан инкассаторның җинаятьтәше эзләнә

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Ростов өлкәсенең Сальск шәһәрендә туып, Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән 28 яшьлек Кострубин Илья Олеговичны эзли. Оператив мәгълүматлар буенча, ул кулдашын яралап, 60 миллион акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәше булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 23 гыйнварда  11 сәгать 7 минутта Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында урнашкан 70нче йорт янында инкассатор табель коралыннан кулдашының аягына ата һәм 60 миллион акчаны алып “Фольксваген Амарок” инкассатор машинасына утырып кача. Машинаның дәүләт номеры Т669 ОС/116rus.

Оператив-эзләү эшләре вакытында Яшел Үзән шәһәренең Столичная урамы 41нче йорт янында ташлап калдырылган инкассатор машинасы һәм урланган сумманың 4 миллионга якыны табыла.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин бу җинаять эшен ачуны шәхси контроле астында тота. “Сбербанк” качкыннар турындагы мәгълүмат өчен миллион сум күләмендә акчалата бүләк вәгъдә итә.

Богаченко белән Кострубин үзләре белән утлы кораллары булырга һәм кораллы каршылык күрсәтергә мөмкиннәр.

Эзләнүчеләр яисә аларның тукталган урыннары хакында мәгълүмат белүчеләрне Татарстан Эчке эшләр Министрлыгы “02”, “052” (аноним) яки 8(843)291-40-39 факс, 291-40-42 телефоннарына шалтыратуларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International