Аерым алганда, әлеге сумманың зур өлеше, ягъни 310 миллион сумы Казанга билгеләнгән. Моннан тыш, тагын 115 млн сумны Татарстан башкаласы Башкарма комитеты шәһәр бюджетыннан яки бюджеттан тыш чыганаклардан табарга тиеш. Чаллыга ТР бюджетыннан 136 млн сум биреләчәк, ә 68 млн сумны автошәһәр бюджеттан тыш чыганаклардан яки җирле бюджеттан табарга тиеш. Түбән Камага 67 млн сум бирелә, тагын 33,6 млн сумны район һәм шәһәр хакимияте өстәячәк. Калган акча республиканың 43 муниципаль берәмлегенә бүленәчәк.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрыгы 1,5 млрд сумны бүлеп бирү эше белән шөгыльләнәчәк. “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКУ паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча заказчы ролендә булачак.