ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту планын раслады

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТР Үзәк сайлау комиссиясе 2015 елда Татарстан территориясендә территориаль, участок сайлау комиссияләрен һәм участок комиссияләре составы резервын укытуны оештыру буенча чаралар комплексын расланды. Бу хакта комиссия сайтында хәбәр ителә.

Искәртеп узабыз: 2015 елның 13 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, республикада ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак. Укыту процессы ике этаптан тора, һәр муниципаль район һәм шәһәр округына барып укытудан гыйбарәт. 40 меңнән артык кеше укытылачак. Уку программасы лекцияләрдән һәм практик өлештән тора.

Укыту графигы республика территориясендә сайлаулар үткәрү срогын исәпкә алып төзеләчәк. Укуларның беренче этабы март-апрельдә башлана, икенчесе май-июньгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International