Район башлыгы кулыннан Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк алуына бик шатланды.
– Авыр тормышта яшәсәк тә, бүгенге көндә кадер-хөрмәттә яшибез. Бәйрәм саен бүләген биреп, хәлебезне сорашып торалар. Киләчәктә үзегезне дә зурласыннар, хөрмәтләсеннәр. Йөргән юлларыгыз изгелектә генә булсын, – ди ул күз яшьләре аша. Әниләрен котларга читтә яшәүче балалары да кайткан.
– Без гаиләдә биш бала үстек. Әткәй сугыш инвалиды булса да, тырыш кеше иде. Әнкәй белән бергәләп эшләделәр, кеше ашамаганны ашаттылар, кеше кимәгәнне кидерттеләр. Безне дә эш сөяргә өйрәтеп үстерделәр. Көз көне бәрәңге алган вакытта авыл кибетенә карбыз кайта иде. Кайсыгыз күбрәк бәрәңге чүпли, шуңа иң зур кисәк карбыз бирәбез, ди иде әткәй. Бүген апабыз әнкәйне тәрбияли, без ярдәм итәбез, дус-тату яшибез. Әнкәйгә сәламәтлек телибез, йөз яшьлеген дә күрергә язсын, – ди кызы Рәмзия Каюмова