Марат Әхмәтов сүзләренчә, сатып алу бәяләре табышлы җитештерү тәэмин иткән. Җитештерү күләме иң күбе - 30 процент - Мамадыш районында арткан. Иң күп сөт (60 мең тонна) Балтач районында савып алынган.
2014 елда республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акчалата табышы 71,7 миллиард сум тәшкил иткән (+14 процент). Аларның 51 миллиарды (72 процент) терлекчелек продукциясен сатуга туры килә (+20 процент). Шул исәптән сөт сатудан 18,6 миллиард сум табыш кергән, бу алдагы елгы күрсәткечтән 36 процентка күбрәк.
"Бүген сөт бәяләре узган елгы дәрәҗәсендә һәм без гыйнвар-февраль айларында сөт сатудан 3,5 миллиард сумга якын керем көтәбез, - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Агымдагы елда күп кенә хуҗалыклар өчен кредит алу мөмкинлеге булмауны истә тотып, чәчү кампаниясен уңышлы үткәреп чыгу өчен бердәнбер чыганак - ул сөт сатудан кергән табыш".
М.Әхмәтов үз чыгышында билгеләп узганча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда терлекчелек тармагы иң күп үсеш күрсәткән, бу, агросәнәгать комплексындагы проблемаларны истә тоткан вакытта, уңай нәтиҗә булып тора.
"Алдагы еллардагы проблемаларны исәпкә алып, 2014 ел нәтиҗәләрен мин канәгатьләнерлек дип бәялим, - диде ул. - Без тармакның төп күрсәткечләрен саклап кала алдык. Бераз артым бар, әмма аның күбрәк булуын теләр идек".
2014 елда Татарстанда 481 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән (+0,2 процент), 1,73 миллион тонна сөт савылган (+1 процент), шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда савылган сөт күләме 40 мең тоннага кимегән (-6 процент). 1,1 миллиард данә йомырка җитештерелгән (+3 процент).
Мөгезле эре терлекнең баш саны элеккеге дәрәҗәдә сакланган - 1,03 миллион баш. Шул ук вакытта сыерларның баш саны 2 процентка кимегән һәм 373 меңне тәшкил иткән. Нигездә, сыерларның баш саны кимү шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә (-6 процент).
Марат Әхмәтов билгеләп узганча, соңгы елларда шәхси хуҗалыклар республика җитәкчеләре игътибарыннан мәхрүм калмаган, шуңа да аларда мөгезле эре терлек саны кимү борчу тудыра.
Рөстәм Миңнеханов кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерү табышларын арттыру зарурлыгына игътибар юнәтте. "Акча күләме - бер хәл. Чыгымнар да мөһим бит. Акча гына түгел, табыш алырга кирәк, - дип искәртте ТР Президенты. - Сөт - ул акча чыганагы. Әмма ул үзеннән-үзе пәйда булмый: терлекчелек - кешеләрнең күп хезмәтен таләп итүче җитди процесс", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул муниципаль берәмлек башлыкларын халыктан сөтне түбән бәягә сатып алу очракларына юл куймаска чакырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.