ТР буенча ЭЭМ Яшел Үзән инкассаторын һәм аның белән бергә җинаять кылуда шикле затны тоткарлау нечкәлекләрен хәбәр итә

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Хезмәттәшен яралап, 60 млн. сумнан күбрәк суммада акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченко һәм аның белән бергә җинаять кылуда шикле Илья Кострубинны тоткарлау нечкәлекләрен бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан полицейскийлары шикле затларның Марий Эль Республикасының Килемар ройоны Петропавлово авылындагы шәхси йортларның берсендә булуын белеп ала. Шунда килеп җиткән җинаятьчеләрне эзләү подразделениесе хезмәткәрләре, махсус билгеләнелешле үзәк сугышчылары һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча подразделение оператив подразделениеләре Игорь Богаченко белән Илья Кострубинны тоткарлый. “Беркем дә зыян күрмәде, чөнки явыз ниятле бу затлар өчен бу көтмәгәндә булды һәм алар каршылык күрсәтмәде”, дип шәрехләнә әлеге хәбәрдә.

Нәтиҗәдә, нинди суммада акча йолып алынуы турында ведомствода анык кына белгертмиләр. Шулай да, моңа кадәр 2 тапкыр үткәрелгән оператив эзләү чаралары барышында 12 млн. сум акча табылган. Тоткарлаганда оперативниклар шикле әлеге затлардан утлы корал тартып алган. Хәзер алар РФ ҖКның 91 нче һәм 92 нче маддәсе буенча тоткарланган.

Искәртеп узабыз:  23 гыйнвар көнне сәгать 11.07дә Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассаторның “Т669ОС/116rus” дәүләт номерына ия “Фольксваген Амарок” машинасына утырып качкан булган.

Полицейскийлар, оператив эзләү чаралары барышында, Яшел Үзәннең Столичная урамындагы 41нче йорт янында ташлап калдырылган «Фольксваген Амарок» маркалы инкассатор машинасын тапты. Анда урланган акчаның бер өлеше – 4 млн. сум да табылды.

Әлеге җинаятьне ачу ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның шәхси контроленда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International