– Сугыш башланганда 5 яшемдә идем. Сабыйлыгым белән кайбер нәрсәләрне аңлап та бетермәгәнмендер инде. Тик шулай да әниләрнең елаганнары, әтине өзелеп көткәннәрем, ачлы-туклы кырда башак җыеп йөргәннәремне, черек бәрәңге ашаганнарымны бик яхшы хәтерлим, - ди ул.
Шулай да тормышында барыннан да бигрәк әфганчы улы Илдарның үлемен авыр кичерә Флера апа.
– Инде 15 ел узса да мин әле дә аның киемнәрен саклыйм. Бик сагынганда күлмәкләрен кочаклап елап, күңелем бушатам, - дип өзгәләнә ана. Ә балалар исә таң калып күз яшьләрен сөртә-сөртә ачынып сөйләгән апаны күзәтәләр. Озын-озын шигырьләрдә сөйләнгән балалар язмышы, аналар күз яше дә ят шул аларга. Ят булсын, беркайчан да сугыш газапларын күрергә язмасын.
Танай-Турай балалар бакчасында балалар бакча апалары, әти-әниләре ярдәме белән төрле күргәзмәләр эшлиләр.
Шулар арасында Бөек Җиңүгә багышланганы да бик матур, эчтәлекле килеп чыккан.