Апаста бу көннәрдә көчле бураннар булуы көтелә

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Айның беренче көннәре һава торышының кискен үзгәрүеннән башланды. 1, 2, 3 февраль көннәрендә кар, бозлы яңгыр, җил көньяктан секундына 15-20 м тизлектә, ә урыны һәм вакыты белән секундына 25 м тизлектә исә. Юлларда урыны белән кар көртләре, көчле бозлавык саклана. Сак булыгыз!

Район ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга чакыра. Тиешле тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлардан тыелып торырга, куркынычсызлык каешларын куеп йөрергә һәм 12 яшькәчә булган балаларны махсус креслоларда йөртергә кирәклеген ассызыклый. Һәм шулай ук мондый һава шартларында ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International