Республика проекты кысаларында алар меңнән артык көндәшләрен артта калдырып, үзләренең шәхси казанышлары һәм эшлекле сыйфатларын күрсәтеп, сынау өчен оештырылган әңгәмәләшүне уңышлы узган.
Беренче этап кысаларында алар идарә һәм оештыру эшчәнлегенә, креатив фикер йөртергә өйрәнде.
Проект катнашучыларга танылган сәясәтче, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм идарәчеләр белән шәхси аралашу мөмкинлеген бирде. Беренче этап кысаларында биш көн дәвамында ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белгече Андрей Петухов һәм Татарстан Республикасының III класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе Ленар Сафиуллин "Кадрлар резервы" проектына мастер-класслар үткәрү өчен килде.
Укыту программасы кысаларында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Экспертлар советы әгъзасы Анатолий Ермолин катнашында 2015 елга кадәр РФда Тәрбия үсеше стратегиясе проекты турында фикер алышулар узды.
"Кадрлар резервы" республика проектының беренче этабын Казан территориясендә 30 гыйнварда узган 9 социаль акция тәмамлады. Алар Россиядә үткәрелә торган Әдәбият елына, Бөек Ватан сугышынад җиңүнең 70 еллыгына, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланды.
"Кадрлар резервы" проектының киләсе этабы - дистанцион рәвештә март азагына кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.