Карантин Алексеевск районының Ромодан, Апас районының Иске Әнәле авылы, Сарман районының Кәүҗияк авылларында игълан ителде. Шулай ук республиканың түбәндәге аерым территорияләре карантин режимында: Әтнә районының Олы Әтнә авылындагы Гагарин урамы, Саба районының Лесхоз бистәсендәге Детсад урамы, Саба районының Кече Кибәче авылындагы Маркс урамы, Саба районының Олы Нырты авылындагы Муса Җәлил урамы, Спас районының Красный Вал авылындагы Яңа урамы.
Әлеге территорияләрдә карантин гамәлдә вакытта йорт хайваннарын сату, читкә чыгару һәм кыргый җәнлекләр тоту; котыру авырулы яисә сәламәтлеге шик тудыра торган хайваннарны чалу; авыру малларның сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарга ашату тыела. Шулай ук сәламәт терлекләрнең тиешле тәртиптә пастеризацияләнмәгән сөтен сатарга, ризыкка кулланырга һәм дезинфекцияләнмәгән йонын, тиресен әлеге территориядән читкә чыгарырга ярамый.
Указда карантин, зарури чаралар күрү шарты үтәлгәндә, терлекнең котыру белән чирләвенең соңгы очрагы көненнән ике ай вакыт узгач бетерелергә тиешлеге билгеләнгән. Аның үтәлешен ТР Министрлар Кабинеты контрольда тота.