Артулар, беренче чиратта, хезмәт пенсияләренең иминият өлешенә кагылачак. Картлык, инвалидлык буенча алган һәм гаиләне тәэмин итүчене югалтканнарның пенсия күләмнәре дә артачак. Бу хәбәр Россиянең 38 миллион кешесенә кагыла. Премьер-министр Дмитрий Медведев: “Хезмәт буенча түләнгән пенсия – 665 сумга, картлык буенча 691 сумга артачак, инвалидлык пенсиясен – 431 сумга, гаиләне тәэмин итүчесен югалтканнарныкын 430 сумга арттырабыз. Бу эш өчен быел дәүләт казнасыннан 280 миллион сум бүленәчәк. Өстәмә акча РФ Пенсия фондыннан түләнәчәк”, – дип белдерде.
Пенсия артулары 1 апрельдә дә көтелә. Күпмегә икәне әлегә билгеле түгел. Август аенда исә эшләп йөрүче пенсионерларның акчасын арттырачаклар. Бүгенге көндә уртача пенсия күләме 10,7 мең сумны тәшкил итә, социаль пенсиянең уртача күләме – 6 мең сумнан артыграк.