Районда үлем очракларының яртысы йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2015 ел - Рәсәй Президенты тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан ителде. Нәкъ менә шушы чирдән үлүчеләр саны елдан-ел арта. Районда үлем очракларының 52,7 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә. Атна саен ике-өч кеше ашыгыч рәвештә Буа дәвалау үзәгенә җибәрелә. Бу чирдән ничек ераграк торырга? Гомерне озынайту юллары бармы?

Районның баш табибы Линар Әхмәтянов шул хакта сөйли:

– Иң аянычы – кеше үз сәламәтлеген кайгыртмый. Әллә нинди заманча дәвалау үзәкләре ачылса да, анда зур тәҗрибәле табиблар, профессорлар эшләсә дә, кеше үзенә бармак аша караса, “Әйдә, узар әле” дигән салкын караш белән йөрсә, аның гомерен саклап калып та, озынайтып та булмый. Иң мөһиме – профилактика. Иң элек яшәү рәвешеңне үзгәртергә һәм гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Күп кешедә: “Минем даими кан басымым шундый”, – дигән уй яши. Бу – дөрес түгел! Кешенең кан басымы – 140ка 90нан югары булмаска тиеш. Әгәр дә бу күрсәткеч аз гына бозылса да, димәк, уйланырга җирлек бар дигән сүз. Кешенең гомерендә бер генә тапкыр кан басымы күтәрелсә дә, аны даими күзәтүдә тотарга кирәк. Кан басымын көнгә ике тапкыр тыныч вакытта үлчәгез, көндәлек алып барыгыз, тайпылышлар бар икән, кул астындагы даруларны кабып куегыз. Тик даруны һәр кешегә шәхсән якын килеп, табиб билгеләргә тиеш. Үз белдегегез белән даруга үрелмәгез. Хастаханәгә барудан курыкмагыз!

Гәүдә авырлыгын нормада тотыгыз. Һәр артык килограмм артериаль кан басымы күтәрелүгә сәбәп. Гәүдә авырлыгы индексын үзегез дә исәпли аласыз. ИМТ = авырлык (кг) : буй озынлыгы (метр) кв. Мисал өчен, 70 килограмм авырлыктагы, 1.70 метр озынлыктагы кешенең тән авырлыгы индексы 24,2 булырга тиеш. (ИМТ = 70:1,7х1,7) = 70:2,89= 24,2). Ул артык та, ким дә булмасын. Тән авырлыгы индексы 18,5-24,9 аралыгында булса тиешле күләмдә дип санала.

Сәламәтлек өчен кирәк гади генә кагыйдәләр:

Даими рәвештә физик күнегүләр ясагыз. Көне буе аяк өсте, арып-талып эшләү, үзеңә көч китерү бу кагыйдәгә керми. Көнгә 40 минут эчендә 5 чакрым юл үтү файдалы. Көндәлек физик активлык инфаркт һәм инсульттан котылырга ярдәм итә.

Дөрес туклану аеруча мөһим. Көндәлек рационда җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, ярмалы ризыклар, майсыз ит, балык, кузаклылар өстенлек итсен, шикәр, майлар, тоз чикләнгән күләмдә генә кулланылсын. Ризык әзерләгәндә үсемлек майлары (зәйтүн, көнбагыш, кукуруз) кулланыгыз.

Табындагы майда кыздырылган бәрәңге яшелчә ашауга саналмый. Азыкның тәменә түгел, файдасына карагыз!

Тәмәке тартуның да зыяны зур. Инфаркт яки инсульт килеп чыгу куркынычы тәмәке тартуны ташлаганнан соң ук кими башлый һәм бер елда 50 процентка төшә. Исерткеч эчемлекләр дә организмга зур зыян салучылар исемлегендә.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калу өчен үзеңнең кан басымыңны, кандагы шикәрне, холестерин күләмен даими белеп тору кирәк.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары – мәкерле. Аларны аздырмагыз!

Менә шул киңәшләргә колак салып, кагыйдәләрне үтәсәк, йөрәк-кан тамырлары авырулары безне читләтеп узар.

Райондашларыбыз нинди фикердә соң?

Ильяс, 74 яшь:

– Яшь барган саен, сәламәтлеккә ныграк игътибар итәсең икән ул. Хастаханәгә еш барам, табиблар белән киңәшәм, даруларны да алар язганны гына эчәргә тырышам. Иртә-кичен физик күнегүләр ясарга да, саф һавада булырга да вакыт табам. Бу лаеклы ялдагы кеше өчен бер шөгыль генә.

Роза, 62 яшь:

– Кан басымым гел уйнап тора. Аңа инде мин ияләшкән, зур игътибар итмәскә, балаларны зарланып борчымаска тырышам. Заваркасын куе итеп ясап, баллап чәй эчәм дә, авыруларым бетеп китә сыман. Күп ятып торырга тырышмыйм, безнең буын тик кенә торырга күнекмәгән.

Эльмира, 41 яшь:

– Кан басымын сирәк булса да үлчәп карыйм. Төрле чак була билгеле. Сәламәтлекнең бик мөһим булуын белсәм дә, хастаханәгә барырга никтер җай чыкмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International