«Россиянең чаңгы юллары-2015» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары бәйгесе Апас муниципаль районында, Татарстан күләмендә кебек 8 февральдә үтәчәк. Чаңгы ярышы апаслылар өчен ярыш кебек кенә түгел, ә спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булып оештырылачак.
Уздыру урыны – Сабантуй мәйданы, регистрация 9:30 да башлана.
Программа:
9.30.-9.50 – теркәлү вакыты
10.00 – ярышны ачу тантанасы
9.30-10.30 – чаналарда шуу
10.10 – мәктәпкәчә балалар ярыша (200 метр)
10.20 – ветераннар ярыша (500 метр)
10.30 – 9 еллык мәктәпләрдә укучы егет-кызлар ярыша (1500 метр)
10.50 – 11 еллык мәктәпләрдә укучы егет-кызлар, Аграр көллият укучылары ярыша (1500 метр)
11.15 – ир-атлар ярыша (1500 метр)
11.30 – хатын-кызлар ярыша (1500 метр)
11.45 – ярышның ябылу тантанасы
Шулай ук “Иң спорт яратучан гаилә”, “Иң өлкән катнашучы”, “Иң яшь катнашучы” номинацияләрендә катнашучыларны да көтеп калабыз. Чанада иң актив шуучылар өчен дә бүләкләр каралган. Һәр килүчегә кайнар чәй, коймак һәм шашлык татып карау мөмкинлеге дә булачак. Апаслыларны чаңгы ярышына көтеп калабыз!