Апаслыларны яшьләр форумына чакыралар

2015 елның 6 феврале, җомга

Агымдагы елның апрель аенда V Республика яшьләр форумына нәтиҗә ясалачак.. Биредә теләсә нинди яшь кеше яки команда үз проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба һәм җәмгыять, дәүләт ярдәме ала ала.
Форум кысаларында 8 тематик мәйданчык булыр дип көтелә. Шулар арасында “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Мин – эшмәкәр”, “Инициатива”, “Илһам”, “Инфо-агым” кебекләр бар.
“Иминлек” тематик мәйданчыгы проектлары хокукы культураны күтәрүгә, юл-транспорт һәлакәтләрен бетерүгә, яшьләрне гадәттән тыш хәлләр шартларында эш итәргә, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалауга, экологик проблемаларны хәл итүгә һәм антинаркотик пропагандага юнәлдерелгән яшьләрне катнашырга чакыра. Форумда 16-30 яшьлек яшьләр катнаша ала (яшь галимнәр 35 яшькә кдәр). Заявкалар кабул итү 2015 елның 1 мартына кадәр бара. www.forumtatarstan.ru сайтында теркәлергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International