Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү Салюты” фестивале дәвам итә

2015 елның 6 феврале, җомга

4 февральдә Балтай авылы мәдәният йортында дүрт җирлек – Балтай, Кызыл Тау, Тутай, Дәвеш үзешчәннәре чыгыш ясадылар. Бу чарага һәркайсы тырышып хәзерләнгән, сәхнәдә олысы-кечесе бер сулыш белән чыгыш ясап теманы ачып бирде.

5 февральдә исә Азбаба авылы мәдәният йортында үзенең концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук әлеге фестивальнең зональ турларын 6 февраль көнне Зур Күккүз авылы мәдәният йортында, 10 февраль көнне Биеш авылы мәдәният йортында, 12 февраль көнне Шәмбалыхчы авылы мәдәният йортында карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International