Район авылларына тәгәрмәчле кибет килә

2015 елның 6 феврале, җомга

ООО “Икмәк” коллективы район халкын кайнар икмәк, төрле кондитер әйберләр белән тәэмин итеп тора. Һәр көн саен комбинаттан дүрт автолавка продукция таратырга чыгып китә. Махсус җиһазландырылган бер автолавка кибете булмаган кечкенә авылларга бара. Халык мондый хезмәт күрсәтүдән канәгать. Югары Биябашы авылына да һәр атнаның өч көнендә, билгеләнгән сәгатьләрдә тәгәрмәчле автокибет килә.

 – Күп продукцияне заказ буенча алып киләбез. Халык белән аңлашып эшлибез, сәүдә дә әйбәт бара, – ди сатучы Венера Фәтхуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International