Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе мәгълүматаларына караганда, узган ел азык-төлек продуктларының микроблы-пычрак өлеше 4,5 процент тәшкил иткән. Бигрәк тә тиз бозыла торган продукцияләрдә, яшел үләннәр, кулинария продукциясе, япон ашларында тискәре микробиологик күрсәткечләр еш ачыклана.
М.Патяшина сөйләвенчә, гигиена нормаларыннан югары дәрәҗәдә химик матдәләр белән пычранган продукция өлеше 0, 5 процентка кадәр арткан. “Бу балык продукциясендә гистамин күп булуы белән бәйле, бу хәл беренче ел гына күзәтелми. Бу балык продукциясен җитештерү, каядыр җибәргәндә һәм саклаганда температура режимы бозылу турында сөйли”, - диде М.Патяшина.
Моннан тыш, узган ел яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә нитрат күләме югары буе ачыкланды. “Нәтиҗәдә 92 тонна 2003 партия азык продукты бракка чыгарылды”, - дип билгеләп үтте республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина.
Россия территориясенә чит илдән продукция кертүне чикләү кысаларында, 797 объект һәм җәмәгатьчелек туклану урыннары тикшерелгән . Нәтиҗәдә әйләнештән 337 партия алынган, шул исәптә Германия һәм Канададан кертелгән тыелган продукциянең 2 партиясе.
М.Патяшина сүзләренчә, әйләнештәге рөхсәт ителгән чит ил продукциясенең сыйфаты мактанырлык түгел. “Чит ил продуктларында химик матдәләр күләме нормадан артык булган очраклар 2,5 тапкыр диярлек арткан. Моның белән бәйле рәвештә, әйләнештән алынган чит ил продукциясе 1,5 тапкыр арткан һәм 43 тонна тәшкил иткән”, - дип билгеләп үтте ул.
Россиядә җитештерелгән стандарт булмаган продукция өлеше югары түгел - 2,7 процент. “Республика кибетләре киштәләрендә сөт продуктларында үсемлек мае булуы ачыкланды. Шулай итеп, 298 үрнәкнең 31 процентында ят май бар”, - диде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе.