Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, бу төндә Казанда 24-26 градус салкын булуы көтелә. Иртәгә көндез республика башкаласында иң югары температура 13-15 градус тәшкил итәчәк. Якшәмбе төнлә 17-19 градус салкын булуы көтелә, ә көндез – 10-12 градус.
“Ялларда Казанда аязучан болытлы һава. Шимбә явым-төшем юк диярлек, әмма төнлә һәм иртән томан, күз күреме 500 метр гына булырга мөмкин. Якшәмбе урыны белән аз гына кар явачак, томан һәм юлларда – бозлавык”, - дип белдерде метеоролог.
Якшәмбе республикада аязучан болытлы һава, урыны белән аз гына кар явачак һәм томан. Төнлә температура 14-19 градус тәшкил итә, төньяк-көнчыгыш районнарда – 20-25 градус. Көндез 7-12 градус салкын, көнчыгыш районнарда 15 градуска кадәр. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре. Әмма, республика синоптиклары мәгълүматларына караганда, бу кыска вакытлы салкыннар булачак.