Апас туган якны өйрәнү музее төрле конкурсларда откан премия, грантларны инновацион технологияләргә юнәлтә

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Апас туган якны өйрәнү музее төрле конкурсларда откан премия, грантларны инновацион технологияләргә юнәлтә. Үзәк күргәзмә залында пәйда булган сенсорлы моноблок – соңгы яңалыкларның чираттагысы. Плазмалы монитор-экранның сенсорларына җиңелчә генә кагылып, атаклы якташыбыз-галим Шамил Каратай, шагыйрь Шәүкәт Галиев, фронтовик Шәрифулла Зарипов һәм тагын 300гә якын апаслылар – Бөек Ватан сугышы ветераннары фотогалереясы белән танышырга мөмкин. -Бу фотогалереяларда сезнең дә туганыгыз рәсеме һәм кыскача тарихы урын алсын өчен фотоларны алып минем янга килергә кирәк , - ди Рәмис Ногманов. – Бөтен якташлар, сугыш ветераннары рәсемнәрен музеебыз күргәзмә стендларына кую мөмкин түгел. Ә Интернет җөтенесен дә сыйдыра. Каһарман әти-бабагызның, дәү әтиләрегезнең сүрәтен исә Җир  шарының теләсә нинди кыйтгасында Интернет челтәренә кереп карау мөмкинлеге бар. Бәлкем, бу кемгәдер сугышта хәбәрсез югалган дип саналучы туганын табарга да ярдәм итәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International