Апас муниципаль районы сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Киңәшмә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Министр урынбасары сөйләвенчә, республикада мөгезле эре терлекләр баш саны 745,3 мең баш тәшкил итә, шул исәптә сыерлар – 246,6 мең баш. Гыйнварда Татарстанда 90,3 мең тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан уртача 387 кг сөт савып алынган.
Ел башыннан мөгезле эре терлекләр баш саны Балтач, Әлки, Кукмара, Кайбыч, Буа, Мамадыш районнарында арткан. Бу күрсәткечләр буенча республиканың Әлмәт, Алексеевск, Югары Ослан, Мөслим, Яшел Үзән районнары артта кала.
Мамадыш, Кама Тамагы, Кукмара, Яңа Чишмә, Биектау, Апас, Югары Ослан районнары сөт җитештерү буенча лидерлык итә. Ә Тәтеш, Мөслим, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Сарман районнарының күрсәткечләре түбән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International