Апас муниципаль районында «Россиянең чаңгы юллары-2015» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары бәйгесе 5 меңнән артык кеше җыйды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Апас муниципаль районында «Россиянең чаңгы юллары-2015» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары бәйгесе 5 меңнән артык кеше җыйды. Алар арасында предприятия, оешма җитәкчеләре, авыл советы җитәкчеләре, балалар һәм район халкы. Бәйгедә катнашучы иң өлкән кешегә 77 яшь. Ул – Урта Балтай авылыннан Ринат Гәләүтдинов. Ә иң кечкенә катнашучы – Апастан 3 яшьлек Данияр Галиев. Аларга махсус бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин сәләмләде. Гомүмән,чаңгы ярышы апаслылар өчен ярыш кебек кенә түгел, ә спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булып үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International