Акция Гашыйклар көненә багышлана һәм "Мәхәббәт дөньяны коткара - кан гомерне коткара!" шигаре астында уздырыла. Акциядә фотомәйданчык эшләячәк, анда теләгән барча кеше фотосурәткә төшә ала. Беренче тапкыр кан тапшыручыларга үзләренең донор картасын ачу мөмкинлеге бирелә. Ә андый карталары булганнар донор Levelен арттыра, шулай ук үз дәрәҗәсенә туры килгән бүләкләр ала.
Белешмә өчен. "Мин ТР доноры" - "Мы..." яшьләр хәрәкәте проекты, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектның максаты - вузлардагы булган донорлар төркемен кан хезмәте белән системалы рәвештә эшләү өчен бер яшьләр донорлар хәрәкәтенә берләштерү.