Белемле яшьләр – Апасның киләчәге

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Апастан 497 егет һәм кыз югары уку йортында белем ала. 320 яшь кеше урта һөнәри уку йортларында укый. 39 райондашыбыз читтән торып белгечлек ала.

Яшьләргә ярдәм итү, дөрес юл күрсәтү максатыннан районда күп кенә чаралар оештырыла. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тырышлыгы белән менә берничә ел рәттән Казанның югары уку йортлары җитәкчеләре, уытучылары, белгечләре Апаска килеп, даими рәвштә БДИга әзерлиләр, укудагы яңалыклар белән таныштыралар.

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында  “Белемле яшьләр – Апасның киләчәге” дигән чара үтте. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары, студентлар катнашты. Алар алдында республиканың баш прокуроры Илдус Нәфиков, якташыбыз, танылган юрист Кәфил Әмиров, республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыгыш ясады.

“Районның киләчәге сездән тора. Шуңа да Апас яшьләре белемле, сәләтле, укымышлы булырга тиеш” – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы очрашуга килгән шәхесләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International