“Җиңү Салюты” фестиваленең зональ этабының чираттагы концертында Табар Черкене һәм Биеш авыл җирлекләре халкы үз талантларын күрсәтте. Авыл җирлекләре бик эчтәлекле, бай программаны халык хозурына тәкъдим итте. Жюри рәисе район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, мәдәният бүлеге хезмәткәре Айгөл Хамидуллина, район үзәк китапханә мөдире Зөлфия Сибгатуллина фикере буенча тәкъдим ителгән сугыш еллары турындагы өзекләр, монологлар һәр кешенең күзенә яшь китерерлек, чынлыкка туры килә. “Бу программа һәр сәхнәне дә бизи ала” – дигән фикергә килде жюри әгъзалары.
Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбуновның тормыш юлы, күрсәткән батырлыклары турындагы бай мәгълүматлар, күп истәлекле вакыйгалар турында да сүз барды сәхнәдә. Әлеге мәгълүматларны җыюда Елена Комарова, Татьяна Телишева һәм Биеш мәктәбе укучылары да зур көч куйган.