Яшел Үзән районында бөек классик Александр Пушкин истәлегенә Онегин укулары үткәрелде. Финалга безнең районнан да вәкилләр чакырулы иде. Алия Нәфикова (Каратун мәктәбе, 11нче сыйныф), Язгөл Вәлиуллина (Азбаба мәктәбе, 9нчы сыйныф) үзләренең иҗат эшләрен горурлык белән яклап төрле секцияләрдә җиңүче исемен алдылар. Биеш мәктәбе укучылары Ольга Безрукова һәм Энже Туктагулова исә беренче урынны яулап районыбызга Диплом һәм бүләкләр белән кайтты. Бәйгедә катнашып җиңүгә ирешкән укучыларның укытучылары Галина Алексеева (Биеш), Алсу Җәббарова (Каратун) һәм Зөлфия Вәлиуллина (Азбаба) Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.